14 июль 2026 материаллары
-
Җәмгыять
Быел кышка берни әзерләмим!
Узган җәйдә ясаган банка-банка салат-кайнатмаларга исәп-хисап үткәргәннән соң, өйдәгеләргә әнә шулай дидем. Нәрсәгә дип шулкадәр әзерләдем икән? Быел менә кызык итәм әле, берни кайнатмыйм.
-
Яңалыклар
Казанда беренче ярты ел эчендә трамвай һәм троллейбуста 500дән артык билетсыз баручы ачыкланган
Казанда агымдагы елның беренче яртыеллыгында җир өсте электр транспортында 500дән артык билетсыз баручыны ачыклаганнар. Барлык түләмичә йөргән затларга административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелгән. Штрафларның гомуми суммасы 1 миллион сумнан артып китте, дип хәбәр итте «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте.
-
Интервью
Лилия Гәрәева: «Кешеләргә дөньяны үз күзләрем аша күрсәтәсем килә»
Хыял дөньясында яши ул. Әкиятләр яза, аннары аларны рәсемгә төшерә, рәсемнәр тукымаларга күчә. Милли бизәкләр, әкият геройлары сурәтләнгән яулыклар, футболкалар, күлмәкләр, сумкалар әнә шулай барлыкка килә. Дизайнер Лилия Гәрәева белән Уникаль осталык үзәгендә очраштык. Биредә ул күптәнге хыялын тормышка ашыра.
-
Яңалыклар
Россиядә куллану кредиты алучылар саны кимегән
2026 елның июнендә Татарстанда 93,4 мең куллану кредиты бирелгән. Бу күрсәткеч май аендагы белән чагыштырганда җиде процентка кимрәк.
-
МӨҺИМ
Дошманга әйләнмәсен: газчылар имин тормыш кагыйдәләре турында искәртә
Җылы кышка әзерлек, газ җиһазлары белән эшләгәндә саксызлыкның аяныч нәтиҗәләре һәм белгечләргә ишек ачарга теләмәүчеләргә штраф. Газчылар имин тормыш кагыйдәләре турында искәртте.
-
Яңалыклар
Татарстанда авыл һәм шәһәр гаиләләренә бәйле кызыклы тикшеренү уздырылган
Татарстанда авыл җирендә яшәүчеләр арасында икедән артык баласы булган гаиләләр күбрәк. Шәһәр халкы арасында бер балалы яки баласыз гаиләләр ешрак очрый, дип хәбәр итте Казан федераль университетының археология һәм этнология кафедрасы мөдире Татьяна Титова Татарстан Иҗтимагый палатасындагы түгәрәк өстәлдә. Бу хакта «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
Татарстанда һава торышы үзгәрә: циклон көчле җил, бозлы яңгырлар алып килә
Атлантикадан килгән «Бернадетт» циклоны бүген, 14 июльдә, Татарстанга һава шартларының сизелерлек начараюын китерәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.